news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өлешкә кереп төзелгән 10 йортның әзерлек дәрәҗәсе югары

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 46 “проблемалы” йорт исәпләнә

(Казан, 8 октябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Дәүләт Советы Аппараты, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, республика прокуратурасы хезмәткәрләре, Казан башкарма комитеты җитәкчелеге, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы, “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре әгъзалары өлешкә кереп төзелә торган объектларда булды.
Иң беренче булып алар Академия–Вишневский урамнары чатында “Свей” ҖЧҖ төзи торган күпфатирлы йорт белән танышты. Йорт файдалануга тапшыруга әзер диярлек, анда бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә, тиздән җылы бирергә тиешләр. Объект инженер челтәрләре белән тәэмин ителгән. Көн саен анда 28–40 кеше эшли. “Свей” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары ышандырганча, алар эшче кулларга кытлык кичерми.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов “Свей” ҖЧҖндә өлешкә кереп йорт төзүдә катнашучыларны иң тыныч һәм чыдам кешеләр дип атады, аларга зуррак активлык күрсәтергә чакырды.
Әмирхан проспектындагы “Инфотраст” муниципаль унитар предприятиесе төзи торган 69/20 нче күпфатирлы йорт чарада катнашучылар танышкан икенче объект булды. Әлеге йорт 2006 елда ук файдалануга тапшырылырга тиеш булган. Узган ел ике подъезд кулланышка тапшырылган. Аннары төзелеш туктап калган. Әлеге йортта хәзер төзелеш эшләрен “Инфотраст” муниципаль унитар предприятиесенең яңа җитәкчелеге алып бара. Шәһәр башкарма комитеты да ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә әлеге йортта төзелеш эшләре кызу темпларда алып барыла. Соңгы берничә айда йортның берничә каты төзелгән. Йортны быелның ахырында файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Өлешкә кереп йорт төзүдә катнашучылар, тулаем алганда, канәгать.
Ямашев проспекты, 57 нче кварталдагы күпфатирлы йорт шәһәрнең тагын бер проблемалы объекты санала, аны шулай ук “Свей” ҖЧҖ төзи. Йортта бизәкләү эшләре алып барыла, җылылык мәсьәләсе хәл ителә, территориясе тәртипкә китерелә. Быел йортның ике подъездын файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Әмма өлешкә кереп йорт төзүдә катнашучылар эшләрнең темпыннан канәгать түгел һәм объектта җанлану комиссия килергә ике көн алдан гына башлана дип раслыйлар. Бу объект шулай ук 2006 елда файдалануга тапшырылырга тиеш булган.
Объектлар белән танышканнан соң чарада катнашучылар шәһәр башкарма комитетына юл тотты, анда “Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100