news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ленинның әнисе ягыннан туганнары белән очрашу узачак

Ардашевлар – Ленин турында истәлекләрне саклауда зур роль уйнаган нәсел.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 20 августта Казандагы В.И.Ленин музей-йортында Ленинның туганнары белән очрашу булачак. Бу тарихи шәхеснең әнисенең апасы – Любовь Александровна Ардашева-Пономарева ягыннан туганнары киләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Ардашевлар Ленинга кагылышлы истәлекләрне саклауда зур роль уйнаган. Алар Казанда яшәгән,  башкалада В.И.Ульянов-Ленин музей-йортын һәм Питрәч районындагы Кокушкино авылында музей оештыруда катнашкан. Бу гаилә ярдәме белән музейларның коллекциясе тулыландырылган.

20 августта булачак очрашуга музейчылар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган. Дәрәҗәле кунаклар арасында Ленинның туганнары – Басова Ирина Михайловна, Карчевская Наталья Николаевна, Карчевский Дмитрий Константинович булачак.

Программада – музей бакчасында Истәлек аллеясына таш салу, төрле елларда Ардашевлар гаиләсе вәкилләре бүләк иткән мемориаль әйберләрдән күргәзмә, Л.Н.Толстой йортындагы кайбер экспонатларны бүләк итү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100