Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Ленинград блокадачылары һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды
Бүген, Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә 82 ел тулган көндә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә блокадачылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Чарада ветеран-блокадачылар, ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова, Россия Герое, ТР хезмәт министры урынбасары Рәсим Баксиков, Казан районнары администрацияләре башлыклары, яшь армиячеләр, 101нче номерлы мәктәп укучылары катнашты.
Тантана иртәнге 10:00 сәгатьтә дәрәҗәле кунакларның сәламләү сүзләре белән башланып китте.
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
«Хөрмәтле ветераннар, кадерле дуслар, бүген без бөтен илебез өчен мөһим датаны – Ленинградны блокададан азат итүнең 82 еллыгын билгеләп үтәбез», – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Сугыш елларында Казан һәм аның составына керүче Дәрвишләр бистәсе Ленинградтан эвакуацияләнгән предприятиеләр һәм кешеләр өчен йорт булды, дип ассызыклады ул. Шуңа күрә бездә уртак батырлык турындагы истәлек һәрвакыт исән. Бүген көндә төп бурыч – бу истәлекне һәм туган җиргә карата мәхәббәтне үсеп килүче буынга тапшыру, дип билгеләп үтте Фәтхетдинов.
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз