news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ленин һәйкәленә куркыныч яный калса, пикетка чыгачакбыз - коммунистлар

Коммунистлар Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленең реконструкция вакытында юкка чыгуыннан шикләнә.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Коммунистлар Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәленең реконструкция барышында бөтенләйгә юкка чыгуыннан сагаялар. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә партиянең төбәк бүлеге лидеры Хафиз Миргалимов җиткерде.

Миргалимов сүзләренчә, андый хәлләр алты шәһәрдә булган инде. Ленин һәйкәлен реконструкциягә алган булып, соңыннан һәйкәл алып атылган яки ул, беренчел йөзен югалтып, башка урынга күчерелгән.

“Норлатта һәйкәлне алдылар, әмма анда яңасы ачыла. Актанышта мәсьәлә хәл ителә. Алабуга районында Ленин мәйданын Икмәк мәйданына алыштырырга тырыштылар. Мөгаен, гражданнарның һәм КПРФның моңа мөнәсәбәтен тикшермәкчеләрдер. Әмма Ленинга тияргә кирәкми, аеруча революциянең 100 еллыгында”, – дип билгеләп үтте Миргалимов.

Казанда Ленин һәйкәленә куркыныч яный калса, коммунистлар пикетка чыгачакларын, шулай ук бу мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советына фикер алышуга куелачагын җиткерделәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100