news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ленин дамбасында тугыз яшьлек ир бала баткан

Өч малай “Казан” гаилә үзәге янында рөхсәт ителмәгән урында коенган.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Казанда Ленин дамбасында тугыз яшьлек ир бала баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә, көндез, 2нче зона коткару отряды Сибгат Хәким урамындагы 4нче йорт янына чакыру буенча килгән. Сигез яшьлек ике малай Казансу елгасында коенуларын әйткән. Шунда кинәт тугыз яшьлек ир бала су төбенә киткән. Балалар ярдәм сорап өлкәннәргә мөрәҗәгать иткән. Бер сәгатьтән водолазлар баланың мәетен ярдан ун метр ераклыкта табып алган.

Шунысын да искәртергә кирәк, “Казан” гаилә үзәге яр буе күмәк ял урыны түгел. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100