Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Лена Шагыйрьҗан белән хушлашалар
Шагыйрә белән хушлашу 17 гыйнварда Казанда Татарстан Язучылар берлеге бинасында узачак.
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген 72 нче яшендә озак авырудан соң Татарстанның халык шагыйре, публицист, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан) вафат булды. Татарстан Мәдәният министрлыгында әйтүләренчә, Лена Шакирҗанова белән хушлашу иртәгә Казанда Татарстан Язучылар берлегендә (Мөштәри урамы, 14 нче йорт) 10.00 сәгатьтә була.
Лена Шагыйрьҗан – күпкырлы лирик, үз әсәрләрендә ул глобаль социаль һәм милли проблемаларны күтәрде. Шагыйрә үзен ялкынлы публицист итеп танытты. Аның иҗатында күп урынны ил һәм халык язмышы, әдәбият-сәнгать турында уйланулар, тәнкыйть материаллары, замандашлары турында истәлекләр алган.
Язучыны һәрвакыт җаваплылык хисе, эш сөючәнлек, кешеләргә уңай мөнәсәбәт, үз эшенә бирелгәнлек бизәп торды.
Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә ТАССР ның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләләре Әтнә районына күченә. Аның балачагы һәм мәктәп еллары шушы районның Күлле Киме һәм Түбән Көек авылларында уза. 1962 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлагач Казанда педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1967 елда институтны тәмамлап, Казан шәһәренең 80 нче татар урта мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли. 1968-1973 елларда ул – Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артист була. 1974-1987 елларда Татарстан дәүләт радиокомитетында тәрҗемәче-журналист булып эшли. 1984 елдан Лена Шагыйрьҗан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз