Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда үлем сәбәпләре арасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора
Диспансеризация нәтиҗәләре буенча, ачыкланган авырулар структурасында 41 процент өлешне кан әйләнеше системасы авырулары алып тора.
(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Казанда халыкның үлем сәбәпләре арасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары исәпләнә. 51 процент тәшкил итә. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков әйтте.
Аның сүзләренчә, 2018 ел белән чагыштырганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем кимегән. Яман шеш авырулары үлем структурасында 25 проценттан гыйбарәт.
“Илкүләм проектларның күрсәткечләрен үтәү өстенлекле бурыч булды. Тулаем алганда, план үтәлгән”, - диде идарә җитәкчесе. Шулай да, ул диспансерлык күзәтүе белән бәйле мәсьәләләрдә җитешсезлекләр булуын әйтте.
Диспансеризациядә барлыгы 184 мең 518 кеше тикшерелгән. План 97 процентка үтәлгән. Аның нәтиҗәләре буенча, ачыкланган авырулар структурасында 41 процент өлешне кан әйләнеше системасы авырулары алып тора, 19,4 проценты эндокрин система чирләре белән бәйле, ашкайнату системасы авырулары 13,1 процентны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз