Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Лекотека ачыла
Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга махсус бүлмә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). 2016 елның 26 декабрендә 14:00 сәгатьттә Казанның Мәрҗәни мәчетендә Лекотека ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Лекотека – сәламәтлекләре чикләнгән һәм төрле генез тайпылышлары булган балаларга һәм шуларны тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү максатыннан махсус җиһазландырылган бүлмәдән гыйбарәт. Проект авторлары сөйләвенчә, лекотека беренче чиратта сөйләм коррекциясендә тайпылышлары булган һәм коммуникатив системадагы проблемаларны дәвалауны күздә тотып эш итәчәк.
Лекотеканың тантаналы ачылышында Татарстан республикасының Президент Аппараты, Диния нәзарәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты вәкилләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз