news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда легендар җырчы Сара Садыйковага мемориаль такта куялар

Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорты диварында барлыкка киләчәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин ). Казанда җырчы Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта куелачак. ТР Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстан Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Башкарма комитетының тиешле тәкъдимен хуплады. Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йортында барлыкка киләчәк, артист шушы йорта яшәде, диелә документта.

Мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә: «Бу йортта 1963-1977 елларда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор Сара Садыйкова яшәде», дигән сүзләр уеп язылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100