news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның 90 яшьлеген билгеләп үтәләр

Казан ипподромында кулинарларның халыкрара конкурс-фестивале башланды.

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген “Казан” ат чабышы спорт комплексында халыкны азык белән тәэмин итү оешмаларыннан профессионал кулинария осталары арасында халыкара конкурс-фестиваль ачылышы булды. Бу турыда "Татспиртпром" Акционерлык җәмгыяте хәбәр итә. Чара легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның 90 яшьлегенә багышланган.

Конкурста 23 уку йорты һәм 30 халыкны азык белән тәэмин итү оешмасы катнаша, Татарстан Республикасының барлык диярлек мцниципаль җирлекләре тәкъдим ителгән.

Профессиональ конкурста катнашучылар камыр басу, токмач һәм пилмән ярымфабрикатлары ясауда ярышалар; өч ризык пешерәләр: аш, икенче аш, чәйгә ризыклар. Шулай ук конкурсантларга, заман технологияләрен кулланып, өч татар ашын пешерергә кирәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, иң кызыклы этап “Арт-класс” булган, анда иң яхшы пешекче-кулинарларның яшелчә, җиләк-җимеш, камыр, карамель һәм шоколадтан әзерләнгән иҗади эшләре тәкъдим ителгән.

Ярышларга бәяне Татарстан Республикасының Рестораторлар Ассоциациясе президенты җитәкчелегендә әлеге тармакның белгеч һәм экспертларыннан торган хөкемдарлар бригадасы бирә.

Конкурс 28 февральдә тәмамланачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100