news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әлегә өч йортка җылылык бирелмәгән

Төп сәбәп – күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү, ди төзелеш министры урынбасары.

Казанда әлегә өч йортка җылылык бирелмәгән
Рамиль Гали

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәрипова). Бүгенге мәгълүматлар буенча, Казанда әлегә өч йортка җылылык бирелмәгән. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Бүгенгә, иртән алынган мәгълүмат буенча, Казанда өч йорт кына җылылык белән тәэмин ителмәгән. Бу – Яңа Савин районының Апас урамында урнашкан 11нче йорт, Вахит районының Достоевский урамындагы 53нче йорт һәм Короленко урамының 54нче йорты”, – диде министр урынбасары.

Илдус Насыйров әйтүенчә, соңгы адрес буенча тулай торак урнашкан. Ул, анда шәхсән үзе барып, йортта яшәүчеләр белән аралашуы, шулай ук подрядчы оешма вәкилләре белән очрашуы турында сөйләде.

“Әлеге тулай торакны җылылык белән тәэмин итү 70 процентка башкарылган. Бүген-иртәгә эшләр тәмамланырга тиеш”, – диде спикер.

Илдус Насыйров әйтүенчә, Достоевский урамындагы 53нче йортта да оператив эш алып барыла. “Биредә бүген җылылык бирелә башлады. Системаны җайлау эшләре кичә кич башланган иде”, – диде ул.

Министр урынбасары Казанның Апас урамында урнашкан 11нче йортка җылылык бирелмәүнең дә сәбәбен әйтте. “Әлеге йортта подрядчы оешма җылылык системасын алыштыра. Бу эш 2018 елда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында башкарыла. Халык йортка җылылык бирү буенча вакытлыча авырлыклар булуы хакында хәбәрдар. Алар барлык эшләрне быел төгәлләүгә, шул сәбәпле бераз түзеп торырга ризалык белдерде. Төзекләндерү якын арада тәмамланачак”, – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100