news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда әлегә 1540 йортка җылылык бирелмәгән

Биредә төп сәбәп – торак ширкәтләре рәисләреннән заявкалар булмау.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Төзелеш дәүләт күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт дәүләт инспекциясе 2016 ел башыннан 795 тикшерү үткәргән. «Татарстан Республикасы төзүчеләре хезмәттәшлеге» (СРО) үзләренең әгъзалары булган 574 оешманы тикшерә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмә видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте. Шулай ук киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов Торак дәүләт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2016 елда 3235 инспекция тикшеренүләре үткәрелүен җиткерде. Алар 41 муниципаль берәмлектә күпфатирлы капиталь ремонт объектларында үткән һәм нәтиҗәдә 8ендә техника куркынычсызлыгы бозылу буенча 34 факт ачыкланган.

Республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре 830 объектта башланып киткән.

Фролов 2016 елда 95 мәктәпне, шул исәптән 15 коррекция мәктәбе һәм 53 балалар бакчасын ремонтлау ниятләнгәнне искә төшереп үтте. Бүгенге көндә бары бер объект кына тапшырылмаган, калганнарында эш төгәлләнгән иде.

9 балалар сәламәтләндерү лагеренда һәм 8 ресурс үзәгендә капремонт эшләре төгәлләнеп килә. Мәдәният оешмаларында ремонт эшләре бетүгә якынлаша: 43 объектның бүгенге көндә 42се эксплуатациягә тапшырылган инде.

Ремонт 26 яшүсмерләр клубында, 78 муниципаль үзидарә советында, 26 социаль хезмәт күрсәтү оешмасында төгәлләнгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары бүгенге көндә балалар, медицина, һәм социаль учреждениеләренә, шулай ук торак йортларга тулы көчкә җылылык бирү эшләре барышын җиткерде. «Бүген Татарстанда 13 мең 664 күп фатирлы йорт  җылытыла – бу гомуми санның 80 проценты. Әлегә Казанның 1мең 540 йортында җылы бирелмәгән. Чаллыда 20, Әлмәттә 828, Яшел Үзәндә 748, һәм Алабуга районында 208 йортка җылылык килеп җитмәде әле. Тоткарлыкның төп сәбәбе - торак ширкатьләре  рәисләреннән заявка кермәүдә – диде А.Фролов. – Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау объектлары тулысынча, мәдәният учреждениеләрендә – 94 процент, спорт объектлары җылылык белән 99 процентка тәэмин ителгән».

Шулай ук төрле сәбәпләр аркасында Казанда әлегә бер мәктәптә һәм бер балалар бакчасында җылы юк. Әлеге хәлне якын арада төзәтү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов җылылк бирү мәсьәләсен якын арада хәл итеп бетерүне җиткерде. Бигрәк тә социаль, мәдәният, көнкүреш объектларына кагыла, диде. ТР Президенты муниципалитет җитәкчеләрен әлеге юнәлештә эшне активлаштырырга һәм урыннарда җылылык бирү сезонын контрольдә тотарга чакырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100