news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лазурные небеса» торак комплексы ярты миллиард сумга ремонтланачак

Казанда «Лазурные небеса» торак комплексы фасадын ремонтлауга 495 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.

«БПЛА аркасында зарарланган фасадны алыштыру бәясе – 495 млн сум. Кыенлыклар фатирларның тышкы дивары булган фасадны сүтү зарурлыгыннан гыйбарәт», - дип белдерде Сәмигулин.

Бу кыенлыкларга карамастан, нигездә, эш барышында яшәүчеләрнең милке фатир эчендә калачак, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot