news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Латыйпов урамында суүткәргеч торба тишелгән урында ремонт эшләре бара

60нчы йорт янында ике метр ярым тирәнлектә су торбасы тишелгән.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”). Казанда Латыйпов урамында суүткәргеч торба тишелгән урында ремонт эшләре бара. Бу хакта “Татар-информ”га “Водоканал” оешмасыннан хәбәр иттеләр.

60нчы йорт янында су агып ятуы турындагы хәбәр бүген иртәнге унда кергән. Белгечләр ике метр ярым тирәнлектә су торбасы тишелгәнлеген ачыклаган.

Һәлакәт аркасында йортларда су бирүне туктатмас өчен “Водоканал” хезмәткәрләре оператив төстә эшкә керешкән. Нәтиҗәдә, 200 объект урынына бары җиде йортта һәм ике административ бинада су туктатылып торган.

Урында ремонт эшләре бара. Урамны су басуның төп сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.

Искәртеп үтик, бүген социаль челтәрләрдә Казанда Латыйпов урамын су басу видеосы барлыкка килгән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot