news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ластларда йөзү буенча республикакүләм ярышлар узачак

Бу юлы ярышларда катнашучылар 50 метрдан алып 400 метрга кадәр дистанциядә классик йөзү һәм ластларда йөзү буенча ярышларда медальләр өчен көч сынашачак

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Ак Барс” яшьләр үзәге бассейнында ластларда йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелек ярышлары старт ала. Ул ике көн дәвам итәчәк.
Ластларда йөзү – су асты спорты дисциплиналары төркеме. Спортчының бурычы бернинди дә механизм кулланмыйча мускул көче ярдәмендә су өстендә һәм астында билгеле бер дистанцияне йөзеп чыгудан гыйбарәт. Ярышларның максаты – төрле озынлыктагы дистанцияләрне кыска вакыт эчендә узу.
Бу юлы ярышларда катнашучылар 50 метрдан алып 400 метрга кадәр дистанциядә классик йөзү һәм ластларда йөзү буенча ярышларда медальләр өчен көч сынашачак.
Ярышларның тантаналы ачылышы “Ак Барс” яшьләр үзәге бассейнында 14 сәгать 45 минутта башланачак, аннан соң спортчылар беренче стартларга әзерләнә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Су асты спорты федерациясенең матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot