news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һәлакәткә очраган “Боинг”ның кара тартмаларының берсе буш булган

Аның эчке өлешен эзләү дәвам итә

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»).  Казанда һәлакәткә очраган самолетның Мәскәүгә Дәүләтара авиация комитетына кичә китерелгән кара тармаларның берсе буш булган. Россия Тикшерү комитеты ачыклавынча, икенче кара тартманың тышкы саклау боксы гына табылган. Аның эчке өлешен эзләү дәвам итә.
Дәүләтара авиация комитетының тикшерү нәтиҗәләрен алганнан соң суд-техник экспертиза билгеләү мәсьәләсе хәл ителәчәк, ул үз чиратында фаҗига килеп чыгу сәбәпләре турында нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Искәртеп узабыз, кичә “Боинг 737” һәлакәткә очраган урында табылган ике кара тартма да зур зыян күргәнлеге хакында хәбәр ителгән иде.
Искәртеп узабыз, 17 ноябрьдә Мәскәүнең Домодедово аэропортыннан У9 363 нче рейсы белән килгән “Боинг 737” пассажир самолеты “Казан” халыкара аэропортында, төшеп утырырга икенче тапкыр әйләнеп килгән чакта, 19.26 сәгатьтә һәлакәткә очрады. Нәтиҗәдә, “Татарстан” авиакомпания самолетында булган 44 пассажир һәм экипаждан 6 кешенең гомере шунда кинәт өзелде - исән калучылар юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot