news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәлак булган Росгвардия хезмәткәрен искә алдылар

38 яшьлек Денис Иванченконың кечкенә өч улы ятим калды.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Регина Шәфиева). Казанда һәлак булган Росгвардия хезмәткәре 38 яшьлек Денис Иванченконы искә алдылар. Ул кичә Борисковода Авангардная урамындагы йортта махсус операция вакытында үлде. Иванченконың кечкенә өч улы ятим калды.

“Безгә ул 2015 елда күченде, спецназ буласы иде. Олы улы 1 сыйныфта укый, хатыны эшләми әле. Ул матур җырлый иде. Физик әзерлекле актив хезмәткәр булды. 15 мартта Денис Иванченкога 39 яшь тула иде. Без отряд белән аның гаиләсен шефлыкка алачакбыз. Шулай ук гаиләсенә фатир бирүне сорыйбыз һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим итүдә документлар тапшырачакбыз”, - дип хәбәр итте мобиль отряд командиры Илдар Хөснетдинов.

Хезмәттәшләре аны уңай яктан - яхшы дус, гаилә җанлы кеше буларак кына хәтерли.

“Егет күңелле кеше иде. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясады. 2 мартта ялга чыгып, әнисе янына Мәскәүгә барырга җыенган иде”, - дип искә алалар хезмәттәшләре турында Айдар Шәмсетдинов һәм Владимир Семёнов.

Денис Иванченконы соңгы юлга озату чарасы иртәгә булачак. Росгвардия хезмәткәрен Самосырово зиратында җирләячәкләр.

"Татар-информ" Һәлак булган ОМОН хезмәткәре бүләкләүгә тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100