news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лада Приора» машинасы 13 яшьлек велосипедчыны бәрдергән

Юл һәлакәте Парин урамындагы 22нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Лада Приора» автомобиле белән идарә итүче 19 яшьлек егет 13 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә «Лада Приора» автомобиле Парин урамындагы 22нче йорт ишегалдына борылган. Шул вакытта ул тротуар буйлап велосипедта барган кызны таптаткан.

Төрле тән җәрәхәтләре алган кызны хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot