news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лада Гранта» автомобиле зур тизлектә пассажир автобусына килеп бәрелгән

Умыртка баганасы сынган 36 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Казанда «Лада Гранта» автомобиле зур тизлектә пассажир автобусына килеп бәрелгән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Сахаров урамындагы 12нче йорт каршында «Лада Гранта» 31нче маршрут автобусы белән бәрелешкән.

Умыртка баганасы сынган 36 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар.

  • Авария вакытында автобус салонында 20 пассажир булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot