Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Лада» автомобиле җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән
Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә ТЭЦ урамында булган.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Лада» автомобиле җәяүлеләр кичүендә яшүсмерне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте иртәнге җиделәр тирәсендә ТЭЦ һәм Хлебозаводская урамнары чатында булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр кичүе буйлап урам аша чыгучы яшүсмергә юл бирмәгән.
«Нәтиҗәдә, җәяүленең башы җәрәхәтләнгән. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз