news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Лада» автомобиле электр тапшыру линиясе баганасына бәрелгән һәм изелеп беткән

Казанның ТЭЦ урамында «Лада» автомобиле электр тапшыру линиясе баганасына килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткән.

«Татар-информ»га Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция подполковник Айрат Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, авария ТЭЦ урамы, 273А адресында булган. 14нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе идарәне югалткан һәм электр тапшыру линиясе баганасына килеп бәрелгән.

«Машинада бары тик йөртүче генә булган. Ул исән, әмма аңында түгел», — дип сөйләде Хәмидуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot