news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әл-Ихлас мәчете ябылган

Урынны көч структуралары ярдәмендә бушатырга туры килгән

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанда Декабристлар урамындагы элеккеге котельный бинасында урнашкан Әл-Ихлас мәчете ябылган. Мәчет, киләчәктә реконструкция ясау һәм дини максатларда файдалану өчен, ябылган.

Исегезгә төшерик, мәхәллә шәһәрнең бер бинасын арендага алып торган, килешүнең вакыты чыккан, һәм Әл-Ихлас мәчете вәкилләренә, булган җиһазларны чыгару өчен, вакыт бирелгән булган.

Ләкин бүген иртән урынны көч структуралары ярдәмендә бушатырга туры килгән.

Тулырак мәгълүматлар һәм фотоматериаллар – якын арада “Татар-информ” МА тасмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100