Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Кызыл Хач һәм «Росплазма» «БРИКС донор гаиләсе» хәрәкәтен башлап җибәрде
Россия Кызыл Хач оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Росплазма»ның Казандагы филиалы белән берлектә «БРИКС донор гаиләсе» хәрәкәтен башлап җибәрде. Плазма донорлыгына Татарстанда яшәүче чит ил гражданнарын җәлеп иттеләр.
«КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында укучы чит ил студентлары донор булды. Студентлар арасында Һиндстан, Бразилия, Мисыр, Ливан, Гыйрак, Пакистан, Сирия һәм Эквадор кешеләре бар. Аларның күбесе Россиядә донор булу мөмкинлеге турында белеп гаҗәпләнде һәм үз алларына «Россиянең мактаулы доноры» исемен алуны максат итеп куйды», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Казанның «Росплазма» донорлык үзәгендә.
Фото: © Россия Кызыл Хач оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Росплазма»ның Казандагы филиалы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз