news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Кызыл капкалар» аркасына 13 миллионга реставрация ясыйлар

Казанда «Кызыл капкалар» аркасына 13 миллионга реставрация ясыйлар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда Халтурин урамындагы Петров паркына керә торган «Кызыл капкалар» капкасына реставрация ясыйлар. Әлеге мәдәни мирас объекты 1888 елда Дары заводының 100 еллыгына төзелгән. Бу турыдагы тендер дәүләт сатып алулары порталында чыккан.

Эшләр 13 миллион сумнан кыйммәтрәк була. Белгечләр корылма периметры буйлап отмостка, гидроизоляция ясаячак, нигезен ныгытачак. Фасадларының штукатурка өлешләре һәм декоратив элементлары төзекләндереләчәк, юкка чыккан профильләрне һәм фасад детальләрен яңадан ясаячаклар, фасадларның бөтенлеген яңартачаклар, Парапет, аттика, отлива кебек металл түшәмәләрне алмаштырачаклар. Моннан тыш, коеп ясалган капка-коймалары да төзекләндереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot