news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кызыл автобус янган

Гадәттән тыш хәл “Энергоинститут” тукталышында булган

  (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Казанда 37 нче маршрут буенча йөрүче пассажир автобусы янган.
 Шаһитлар белдерүенчә, гадәттән тыш хәл “Энергоинститут” тукталышында булган. Кинәт тормозга баскан вакытта, автобусның уң яктагы арткы көпчәге яна башлаган. Төтен бик тиз салонга кергән, пассажирларны чыгарганнар. Зыян күрүчеләр юк. Берничә минуттан янгын сүндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot