Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Кызлар вело-җыены» узачак
Шимбә көнне, 25 июльдә, Казанда 12 нче «Кызлар вело-җыены» узачак. Гүзәл затлар өчен оештырылган әлеге чара быел «Сакура җиле» дип аталган тема астында үтәчәк. Кызлар бизәлгән велосипедларда һәм кабатланмас образларда билгеләнгән маршрут буенча җилдерәчәк. Программада шулай ук бәйрәм фотосессиясе каралган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашуга шәһәрдә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларны чакыралар. Үзенчәлекле образ тудыру теләге белән махсус костюмнар эзләү мәҗбүри түгел, кыяфәткә чараның идеясен җиткерүче бары тик бер элемент кына да өстәргә була.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ир-атлар да әлеге чараның рухын һәм кәефен саклап, темага туры килгән киемнәрдә велосипед узышына кушыла ала. Кызлар вело-җыенында күңел ачарга теләүчеләргә теркәлү таләп ителә.
Катнашучыларны Декабристлар урамындагы 2/1 бина адресы буенча урнашкан Фестиваль бульварында 16:00 сәгатьтә көтәчәкләр.
Кызлар вело-җыены велосипедны уңайлы һәм экологик шәһәр транспорты буларак танытуга, велосипедта йөрүнең тәртибен һәм кагыйдәләрен җиткерергә һәм актив ял итү өчен уңай иҗтимагый киңлек булдыруга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз