Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кызлар – чибәр, ризык – тәмле! - "Шәһри Казан"
Казанда инде дүртенче ел рәттән туристлык, ресторан һәм кунакханә хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Дамир Бәдриев). Татарстан башкаласының таулары, диңгезләре һәм ак комлы пляжлары юк. Ләкин мэр Илсур Метшин әйткәнчә, Казанның меңьеллык тарихы һәм ачык йөзле кунакчыл халкы бар.
Кунакчыллык – шәһәрнең туристлык тармагын үстерүдә стратегик алымнарның берсе. Бу «серне» чишүдән куркыныч юк, чөнки кунакчыллык татарның геннарында – табигатендә. Татарлар дәрәҗәсендәге кунакчыллыкка, кунакны хөрмәтләүгә башка халыклар ирешә алмый, моның өчен Татарстанда яшәп, татар рухы белән сугарылырга яки татар булып туарга кирәк.
Заман таләпләрен исәпкә алып, кунакчыллыкны да камилләштереп тору зарур. Казанда инде дүртенче ел рәттән туристлык, ресторан һәм кунакханә хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Быелгы бәйгедә 130 кеше катнашты.
–Казанның туристлык кызыксындыручанлыгы туристлык тармагы хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына һәм тәҗрибәсенә, шулай ук кунакчыллыкка нык бәйле. Тәҗрибәгез елдан-ел арта, бу безгә дәрәҗәле рейтингларда алдынгы урыннарны яуларга булыша, – дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин конкурс җиңүчеләренә.
Шәһәр башлыгы туристлык, ресторан һәм кунакханә хезмәткәрләрен быелның августында тагын бер зур имтихан көткәнлеген искәртте.
– Эшче һөнәрләренең WorldSkills дөнья чемпионатында Казанның дустанә шәһәр булуын янә танытырга туры киләчәк. Уртак тырышлык белән Казанның иң кунакчыл шәһәр икәнлеген күрсәтербез дә, – диде Илсур Метшин.
Быелгы конкурста Казан кунакханәләреннән һәм рестораннарыннан Анн Апресян, Эльвира Вахитова, Даниил Латыйпов, Руслан Камалов, Айгөл Сәлапхова, София Федорова, Луиза Камалова, Екатерина Пастушкова, Айрат Нурхаматов «Иң яхшы һөнәр остасы» дигән исемгә лаек булдылар. Аларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
– Казанның авиация, химия тармаклары дәрәҗәләргә иреште, аларның яше дә шактый инде. Меңьеллык Казан өчен туристлык тармагы әле сабый гына ул. Әмма инде хәзер дә Россиянең башка шәһәрләреннән килеп, безнең кунакханәләр, рестораннар һәм туристлык эшчәнлеген өйрәнәләр, – дип, мэр Илсур Метшин елына 5 миллион турист санына, Санкт-Петербург шәһәре дәрәҗәсенә ирешү максатында тырышырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз