Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак
2024 елның 9-10 мартында Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә кызлар арасында «Коръән мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге мөслимәләр арасында Коръән буенча белем дәрәҗәсен арттыру, Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү һәм аны ятлауда казанышларны хуплау максатыннан үткәрелә.
Конкурс 4 номинациядә узачак:
- 2 җүзне белү (14 яшькә кадәр);
- 3 җүзне белү;
- 8 җүзне белү;
- 15 җүзне белү.
Бәйге 2 этапта узачак: сайлап алу туры - 9 мартта, ә төп этап һәм җиңүчеләрне бүләкләү 10 мартта булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз