Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бертуганының ирен пычак кадап үтерүчене кулга алганнар
35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов үзенең бертуганының иренә пычак кадаган. Җәрәхәтләрдән 28 яшьлек Рәсүл Буранов үлгән. Әхмәтҗановка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
«Ул минем гаиләмне куркытып яшәде. Мыскыл итте һәм кыйнады, барысына да яулык бәйләтте. Ул эчте, тәмәке тартты һәм башка хатын-кызларга кагылды. Мин аның белән күп тапкырлар сөйләшеп карадым. Файдасыз булгач, чара күрергә туры килде», – диде журналистларга гаепләнүче.
Ул үз гаебен тулысынча таныган.
«Гаепле булымны белеп, мин үзем килдем. Ярты сәгатьтән соң мин полиция бүлеге янында идем инде», - дип өстәде ул.
«Татар-информ» полиция хезмәткәрләренең Әхмәтҗановны тоткарлавын хәбәр иткән иде. Үтерелгән егетнең мәетен кичә Казанның Коммунаров урамындагы йортларның берсендә тапканнар. Ир-атлар арасында шәхси мөнәсәбәтләр аркасында низаг чыккан.
Суд Әхмәтҗановка 2 айга арест билгеләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз