Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кыз егетенә чәнчемәкче булган, әмма аны яклап чыккан танышын үтергән
Узган елның декабрендә Башкортстаннан Казанга акча эшләргә килгән 22 яшьлек кыз егете белән бергә танышларын Тансык урамында фатирга «өй туе»на чакырган. Тикшерү фаразлавынча, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң кыз бергә яши торган егете белән талашкан, аннары пычак алган һәм аңа чәнчемәкче булган.
Әмма ир-атны кунаклар яклап чыккан. Шул вакытта ул 32 яшьлек танышына пычак белән кадаган, анысы үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Кыз бу җинаятькә катнашы булуын танымаган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер аны сак астына алганнар. Бу эш судка юлланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз