Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кыз белән очрашуга килгән егет талап чыкан
Зыян күрүче – 20 яшьлек кыз
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең “Ямашев” полиция бүлегенә 20 яшьлек кыз мөрәҗәгать итеп, Чистай урамында урнашкан йортта фатир кереп торуы һәм билгесез адәмнең бу фатирны талавы турында хәбәр итә. Моңа кадәр зыян күрүче Интернет челтәрендәге танышу сайтларының берсендә үзенең анкетасын урнаштырган була. Билгеле бер вакыттан соң биредә аңа бер егет мөрәҗәгать итә һәм күрешергә тәкъдим итә. Кыз ризалаша, һәм алар телефон номерларын алыша. Шалтыратышканнан соң, кыз егетне үзенә чакыра. Ишек бусагасын атлап керү белән, кунак пычак белән кызга яный башлый һәм бөтен бүлмәләрне карап чыгып, 2 телефон, телевизор һәм 6 мең сум акча үзләштереп, качып китә.
Фатирга килгән полицейскийлар җинаять урынында кул эзләренә тап була. Нәтиҗәдә, оперативниклар шикләнелүченең кемлеген тәүлек эчендә ачыклый һәм 25 яшьлек казанлыны тоткарлый. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсендә каралган җинаять сыйфатлары (“Талау”) буенча җинаять эше кузгатылган, диелә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз