news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кыз баланы машина бәрдергән мизгел видеога эләккән

Казанда Завойский урамы буенча 15нче номерлы йорт янында кичә көндезге сәгать икеләр тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. 13 яшьлек кыз баланы башта бер машина, аннан икенче машина бәрдерә, дип сөйләделәр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә.

Баланы бәрдергән мизгел видеорегистратор камерасына эләгә. Кадрларда күренгәнчә, кыз бала автомобиль аркасында юлга йөгереп чыга һәм аны башка җиңел машина бәрдерә. Аннан аны тагын башка автомобиль бәрдерә.

Шәһәр ЮХИДИендә сөйләүләренчә, бала тиешле булмаган урында юлны чыга. Төрле җәрәхәтләр белән аны Балалар республика клиник хастаханәсенә алып китәләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot