news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кыз баланы көчләүче ир-атны табарга видеокүзәтү камералары ярдәм иткән

Татарстанда барлыгы 52 меңнән артык видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда 8 яшьлек кызны мәсхәрә иткән ир-атны табарга видеокүзәтү камералары ярдәм иткән. Бу хакта бүген Казанда журналистлар белән очрашуда вице-премьер – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Хәзер кешеләр яши торган урыннарда 14 мең видеокамера урнаштырылган. Кыз баланы көчләгән ир-атны эзләгәндә фото һәм видеотеркәү материаллары кулланылган. Без 19 мең камерадан бердәм мәгълүмат ресурсы булдырдык. Ул ябык ресурс, аннан бары тик ведомствоның оператив хезмәтләре генә куллана ала”, - дип сөйләде ул.

Министр мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 52 меңнән артык видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Республикада җинаятьләрнең 8 проценты алар ярдәмендә ачыла. Республиканың Актаныш һәм Сарман районнары видеокүзәтү камералары урнаштыру программасын тулысынча үтәгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100