news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кыйммәтле чит ил машинасына монтаж күбеге сиптергәннәр - фото

Күбек баллоны машина янында табылган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Натан Рахлин урамында 7 йорт янында билгесез зат ак төстәге "Мерседес" автомобиленең радиатор рәшәткәсенә??? һәм тәгәрмәч дискларына монтаж пенасы сиптергән, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына шаһит.

Бу машинаның хуҗасы хатын-кыз булуы билгеле. Шаһит чит ил машинасы янында штрих-коды бетерелгән монтаж күбеге баллонын тапкан. Билгесез үч итүче баллонның кайдан сатып алынуын ачыклауларын теләмәгән, күрәсең.

news_right_1
news_right_2
news_bot