Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кытай теленнән бушлай дәресләр оештыралар
Укучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Казанда кытай телен өйрәнү өчен төркем туплый. Беренче танышу дәресе 20 августта узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Дәрестә укытучы Мария Макарова кытай теле үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә, Кытай турында сөйли, кыскача аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра.
Дәрес нәтиҗәләре буенча, теләүчеләр бушлай уку курсларына языла ала. Укулар сентябрьдә «Игелекле эшләр көне» фондында башлана. Катнашучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте.
Танышу дәресе 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. 10 яшьтән олырак булган кешеләр катнаша ала. Алдан язылу өчен телефон: +7 (84-32) 36-65-61.
Дәресләргә битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә кирәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз