news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда – Кытай киносы атналыгы

12-17 октябрь көннәрендә Казанның "Мир" кинотеатрында Кытай киносы атналыгы узачак

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). 12-17 октябрь көннәрендә Казанның "Мир" кинотеатрында Кытай киносы атналыгы узачак. Чараның тантаналы төстә ачылышы 12 октябрьдә кичке 18 сәгатьтә була. Казан тамашачысына режиссер Хо Цзяньци куйган "Нуань исемле кыз"(Девушка Нуань) фильмы тәкъдим ителәчәк.         

Атналык кысаларында Кытай Республикасының иң яхшы 6 тулы метражлы уен фильмы күрсәтеләчәк. Аерым алганда, 13 октябрьдә - режиссер Фэн Сяоганның "Играть сбор!", 14 октябрьдә - режиссер Чэнь Кайгэ куйган   "Мэй Ланьфан: навсегда очарованный", 15 октябрьдә -   Фэн Сяоганның “Убить императора”, 16 октябрьдә – режиссер Уилсон Ип куелышындагы "Ип Мань", 17 октбярьдә Питер Чаньнең "Возможно, любовь" фильмнарын карап булачак. Атналык барышында тамашачы Кытай кинематографиясенең казанышлары һәм үсеш мөмкинлекләре белән таныша алачак. Чараны РФ Мәдәният министрлыгы, Кытай Халык Республикасының радиотапшырулар, кинематография һәм телевидение эшләре буенча Дәүләт идарәсе, “Фест-Фильм” студиясе, “Татаркино” учреждениесе оештыра, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.   

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100