Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Кытайдан 300 активист һәм студент Си Цзиньпинны каршы алды
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары һәм Казан югары уку йортларында укучы кытай студентлары Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны сәламләде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендә белдерделәр.
Яшьләр Кытай лидерын Казан халыкара аэропортында һәм ул туктаган кунакханә янында каршы алды. Һәр ноктада 150шәр кешедән «тере коридор» тезелгән. Активистлар һәм студентлар кунакны әләмнәр белән рус һәм татар телләрендә «Россиягә рәхим итегез!» дип сәламләде.
Фото: © «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов искәрткәнчә, Си Цзиньпин Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде.
«БРИКС саммитында кабул ителәчәк барлык мөһим карарлар бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең үсеш векторына йогынты ясар дип өметләнәбез», — дип өстәде ул.
Фото: © «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз