Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты узачак
20 ноябрьдә Казанда кыска дистанциягә йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ярышлар «Дуслык уеннары» халыкара ярышларының II этабы кысаларында узачак.
Йөзү буенча Россия чемпионатында милли команданың әйдәп баручы спортчыларын да кертеп, меңнән артык йөзүче катнашачак. Шул ук көннәрдә ТР башкаласында йөзү буенча халыкара ярышлар узачак. Бүләкләр 16 яшьтән өлкәнрәк егетләр һәм 13 яшьтән өлкәнрәк кызлар арасында уйнатылачак. Россия чемпионаты 25 ноябрьдә тәмамланачак, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.
«Дуслык уеннары» Россия спорт министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы, Бөтенроссия йөзү федерациясе, Россия синхрон йөзү федерациясе һәм Россия суга сикерү федерациясе ярдәме белән үткәрелә. Ярышларны «Матч ТВ» телеканалында трансляцияләү планлаштырылган.
- 10 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда Суга сикерү буенча ТР Президенты кубогына ярышлар узды. 116 катнашучы арасында 60 медаль уйнатылды.
- «Дуслык уеннары»ның I этабы Казанда 19 июльдән 3 августка кадәр узды. Ярышлар меңнән артык спортчыны берләштерде. Уеннарның йомгаклау этабы Татарстан Республикасы башкаласында 8-17 декабрьдә узачак. Ярышларда катнашучылар Владимир Сальников кубогы, Синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина кубогы һәм Суга сикерү буенча Дмитрий Саутин кубогы өчен көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз