news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы узды

Муниципаль спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле стартлар»ны шәһәрнең Үзәк стадионында уздырырга булдылар.

Казанда кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы узды

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында кышкы спорт төрләре фестиваленең икенче этабы уза. Беренчесе 4 февральдә Черек күл паркында булды.

«Бу көн күптән билгеле иде инде. Икенче этап узган атнада узарга тиеш иде, ләкин салкыннар аркасында кичектерделәр, шуңа күрә бүген уздырырга булдык», — диде Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илшат Ибәтуллин.

Чарада муниципаль спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 10-11 яшьлек балалар катнашты. Катнашучыларны уңайлы булсын өчен төркемнәргә бүлделәр. Һәр төркемдә унар кешедән торган биш команда булды.

Оештыручылар балалар өчен зарядка, стадион буйлап йөгерү һәм төрле уеннар уздырды. 


news_right_1
news_right_2
news_bot