news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кышкы китап фестивалендә алтмыштан артык нәшрият катнаша

Кышкы китап фестивале «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 14 һәм 15 декабрьдә узачак.

Казанда Кышкы китап фестивалендә алтмыштан артык нәшрият катнаша
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 14 һәм 15 декабрьдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә уникенче тапкыр уза торган Кышкы китап фестиваленә бөтен Россиядән алтмыштан артык бәйсез гуманитар һәм балалар нәшрияты килә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Фестивальгә килүчеләрне зур программа көтә. Анда лекцияләр, мастер-класслар, дискуссияләр, авторлар белән очрашулар, презентацияләр, балалар дәресләре булачак.

Быелгы фестиваль нигезендә ике мөһим сәнгать төре - әдәбият һәм музыка кисешү идеясе салынган. Шул ук вакытта фестивальнең төп бурычы үзгәрешсез кала – казанлыларга Россиянең заманча китап нәшрияты киңлеген тәкъдим итү, аларны ил һәм дөнья әдәбияты әһелләре белән таныштыру.

«Смена» Кышкы китап фестивалендә Казан халкын шулай ук бөтен гаилә өчен булган бай эчтәлекле чаралар программасы көтә. Балалар һәм ата-аналар Россия нәшриятлары һәм әйдәп баручы Казан оешмалары белән берничә мәйданчыкта очраша алачак.

Чара Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе һәм «Тере шәһәр» фонды ярдәмендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100