news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале оештырыла

Тәүге Jadidfest 2016 елның язында узган иде.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) 25 декабрьдә Казанда кышкы Jadidfest яңа татар мәдәнияте фестивале узачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылучы фестивальдә татар мәдәниятенә багышланган лекторийлар, дизайн-маркет һәм мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителә.

Казан турында лекцияләрне Айрат Фәйзрахманов, Илдар Шәфыйков һәм Сергей Саначин укыр дип көтелә. Фестиваль кысаларында, Казан сулыклары буенча экскурсия үткәреләчәк. Европада эмиграциядә яшәүче татарлар турында кино күрсәтеләчәк. Йолдыз Миңнуллина һәм Рәдиф Кашапов шигъри электроника альбомын тәкъдим итәчәк, Oscar & c7c5 төркеме концерт куячак.

Татарстан башкаласында тәүге Jadidfest 2016 елның апрелендә узган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100