news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “КышДаКар-фест” ярминкә фестивале башлана

Ярминкәдә кулдан эшләнгән төрле сувенирлар, җирле фермерлар җитештергән продукция алырга мөмкин булачак.

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда “КышДаКар-фест” дип аталган кышкы фестиваль узачак. Бәйрәм ярминкәсендә кулдан эшләнгән төрле сувенирлар, җирле фермерлар җитештергән продукция сатуда булачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте.

“Фестивальдә сувенир продукциясе һәм бүләкләр белән беррәттән фермер хуҗалыклары җитештергән иң яхшы продукцияне сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкәгә килүчеләр татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре, ризыклары белән дә таныша ала”, - диде ул.

Евгения Лодвигова әйтүенчә, республика халкы һәм башкала кунаклары өчен егерме ярминкә йорты эшлиячәк.

Ярминкә 29-31 декабрьдә 12.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Петербург урамы буенча җир асты кичүе янында эшләячәк. 2-7 гыйнварда ул Бауман урамындагы ТР Фәннәр академиясе бинасы янына күчәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100