news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кыш бабайлар велопарадында һәркем катнаша ала

Маршрут Кабан күле ярыннан алып Бауман урамы һәм «Черек күл» паркы аша Горький паркына кадәр узачак.

Казанда Кыш бабайлар велопарадында һәркем катнаша ала
Михаил Захаров

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Казанда Кыш бабайлар велопарады узачак, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Велопарад Кабан күле ярыннан алып Бауман урамы һәм «Черек күл» паркы аша Горький паркына кадәр узачак. Теләүчеләр Кремль яр буе буенча «Касә» янындагы төп чыршы янына һәм «Ак чәчәкләр» бульварына таба маршрутны дәвам итә алачак.

Велоопарадка кушылу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә чара бергәлегенә керергә, велосипедны бизәргә һәм Кыш бабай костюмын кияргә кирәк. Костюм таба алмаган кешеләр өчен оештыручыларда берничә запас кием бар.

Кыш бабайлар Петербург урамында «Кольцо» сәүдә үзәгенең ерак чыгу юлында 13.00 сәгатьтә җыела, дип хәбәр итә «Шәһәр проектлары» фондының Казан бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100