news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кыш бабай почтасы ачылды

29 декабрьгә кадәр казанлылар, махсус әрҗәгә салып, Кыш бабай резиденциясенә хат җибәрә алачак.

Казанда Кыш бабай почтасы ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Россия Почтасы бүлегендә (Кремль урамы, 8) Кыш бабай почтасы эшли башлады, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы»ның матбугат хезмәте.

29 декабрьгә кадәр казанлылар, махсус әрҗәгә салып, Кыш бабай резиденциясенә хат җибәрә алачак. Илнең төп тылсымчысыннан җавап алу өчен, үз адресыңны (индекс булуы мәҗбүри) һәм хатны алучы адресын дөрес күрсәтергә кирәк.

Кыш бабайга хатны түбәндәге адреска җибәрү сорала: 162340, Россия, Вологда өлкәсе, Бөек Устюг шәһәре, Кыш бабай почтасы. Конвертка марка ябыштырырга онытмагыз.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot