Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Кыш бабайның гонорары 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк
Яңа ел бәйрәмендә Казанда Кыш бабай һәм башка артистларның гонорары 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта тармак аналитикларына сылтама белән «Лента.Ру» яза.
Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, «Яңа ел» рольләрен башкаручыларның кереме төрле факторларга: эшләгән сменалар санына һәм Яңа ел төнендә чыгыш ясау кирәклегенә бәйле.
Россия буенча уртача алганда гонорар күләме 20-200 мең сум тәшкил итә. Әйтик, Мәскәүдә әрмән, грузин, азәрбайҗан яки татар образларындагы Кыш бабай 200 мең сумга кадәр төшәчәк. Өстәвенә, башкалада хезмәткәрләр чараларга инде декабрь уртасыннан ук чыга башлый һәм гыйнвар башына кадәр эшли. Әгәр Кыш бабайга «классика буенча» Кар кызы белән бергә чыгыш ясарга кирәк булса, бу очракта мәскәүлеләр яки Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр мондый «бию» өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәк. Шул ук вакытта, кандидат Яңа ел төнендә эшкә чыгарга әзер булырга тиеш.
Уфада Кыш бабай белән Кар кызының гонорары 60 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз