Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кыш алдыннан 700дән артык урам себерүче җитми
Хәзерге вакытта Казанда 735 урам себерүче җитми. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин хәбәр итте.
«Әгәр норматив буенча алсак, 735 урам себерүче җитми», – дип сөйләде Лысачкин ТНВ каналына.
Аның сүзләренчә, урам себерүчеләрнең 15-20 проценты авыр хезмәт шартлары аркасында эштән китә.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин шәһәрдә урам себерүчеләр җитмәү проблемасын ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләгән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз