Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Кырым татарларына багышланган беренче академик басма тәкъдим ителде
«Империя елларында да, Советлар Союзы заманында да Кырым ханлыгы тарихы — кыйналучы малай хәлендә булган», — диде басманың җаваплы мөхәррире Илья Зайцев.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Кырым татарлары тарихы» сериясеннән «Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабы тәкъдим ителде.
Бу китап — Кырым татарларына багышланган беренче академик басма, чөнки Кырым татарлары тарихы моңарчы озак еллар буе сер астында сакланган булган.
«2014 елда Кырымда Мәрҗани исемендәге Тарих институтының филиалы — Кырым фәнни үзәге ачылды. Шул вакытта үзәкнең эш концепциясе булдырылды һәм ул „Кырым татарлары тарихы“ күп томлыгын әзерләргә этәргеч бирде. Без Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашында күп кенә фәнни-гамәли конференцияләр уздырдык. Шулар ярдәмендә өченче томның концепциясе эшләнде», — диде Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директоры Радик Салихов.
Радик Салихов сүзләренчә, Кырым фәнни үзәге, академик басмадан тыш, Кырым татарлары тарихы турында дистәләгән фәнни-популяр җыентык әзерләгән. Хәзерге вакытта «Кырым татарлары тарихы» басмасының башка томларына мәгълүмат туплана. Бүген тәкъдим ителгән китап — әлеге сериянең өченче томы. Ул «Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» дип атала. Галимнәр «Кырым татарлары тарихы» н әзерләүне өченче томнан башлаган.
«Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабының җаваплы мөхәррире тарих фәннәре докторы, Мәскәүдәге Шәрык дәүләт музее директорының урынбасары Илья Зайцев булган.
«Миннән күпләр эшне ни өчен өченче томнан башлавыбыз белән кызыксына. Моның сәбәбе гади. Бу Кырым татарлары өчен иң мөһим чорга — Кырым ханлыгы чорына багышланган. Бу Кырым татарлары этногенезының, мәдәниятенең, сәнгатенең нигезе салынган һәм чәчәк аткан, ягъни аларны билгеле халык иткән, чоры. Халыкның дәүләтчелек хәтере — ул бүгенге көн өчен дә төп момент булып тора», — диде Илья Зайцев.
Илья Зайцев калган томларны әзерләү җиңелрәк барыр дип фаразлый, чөнки беренче китапны әзерләгәндә зур, шул ук вакытта, беренче тәҗрибә тупланган.
«Кырым ханлыгы тарихы озак еллар буе игътибар читендә калган. Империя елларында да, Советлар Союзы заманында да Кырым ханлыгы тарихы — кыйналучы малай хәлендә булган. Әлеге дәүләт турында берничә яман миф яшәгән. Мәрҗани исемендәге Тарих институты дөреслекне таныту буенча зур эш алып бара», — диде Илья Зайцев.
«Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабының авторлар коллективына Кырым ханлыгы тарихының төрле аспектларын белүче Россия, Белоруссия, АКШ, Румыния, Төркия, Украинадан зур фәнни оешмалардан белгечләр кергән. Кырым фәнни үзәге җитәкчесе Эльдар Сейдаметов китапка 48 галимнең хезмәте кергәнен әйтте.
Басмада Кырым ханлыгының тышкы сәясәте, аның хәрби төзелеше, идарә системасы, хокукый аспектлар, сәнгать, һөнәр һәм авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф һәм башкалар турында мәгълүматлар китерелә.
Галерея: «Кырым татарлары тарихы» китабын тәкъдим итү чарасыннан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз