news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кырым татарлары тарихы һәм мәдәнияте турындагы китаплар тәкъдим ителә

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге Кырым Республикасы белән хезмәттәшлек итә, ди Марат Гыйбатдинов.

Казанда кырым татарлары тарихы һәм мәдәнияте турындагы китаплар тәкъдим ителә
Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 13 февральдә 11:00 сәгатьтә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Кырым фәнни үзәгенең китаплары тәкъдим ителәчәк. Чарага Кырымнан да кунаклар килүе көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.

Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге 2014 елда ТР Министрлар Кабинеты һәм Тарих институтының карары буенча ачылган.

Үзәкнең максаты - кырым татарлары һәм Кырымда яшәүче башка халыклар мирасын өйрәнү һәм саклау. Үзәк кырым татарлары һәм Кырымда яшәүче башка милләтләр тарихы буенча архив материалларын эзләү, археологик тикшеренүләрне киңәйтү, фундаменталь хезмәтләр, укыту-методик әсбаплар бастыруны күздә тота.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан министрлар Кабинеты ярдәме белән 2015 елдан Кырым фәнни үзәге кырым татарларының тарихи-мәдәни мирасы буенча даими һәм серияле басмалар нәшер итү буенча максатчан эшчәнлек алып бара. Әлеге басмалар Кырым инженер-педагоглар университеты, Бахчасарай тарих-мәдәни һәм археология музей-тыюлыгы, И.Гаспринский исемендәге кырымтатар республика китапханәсе белән берлектә чыгарыла.

Презентация барышында кырым татарларына, республиканың атаклы шәхеесләренә һәм тарихына нисбәтле китаплар, фәнни хезмәтләр, шулай ук гыйльми җыентыклар да тәкъдим ителәчәк. Ул хезмәтләр барысы да рус телендә:

1.“Свод памятников истории, архитектуры и культуры крымских татар”. Том 2. Бахчисарайский район (Симферополь, 2016).

2.Полное собрание сочинений Исмаила Гаспринского. Том. II (Симферополь, 2017).

3.Документы Крымского ханства из собрания Хусейна Фейзханова (Симферополь, 2017).

4.Крымскотатарские арабографические грамматики конца XIX – начала XX вв. Лингвистическое наследие крымских татар. Книга 1 (Белгород, Симферополь, 2017).

5.“Крымское историческое обозрение” (2017, №№ 1–2) - фәнни журнал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100