news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Кырым эскизлары” программасы тәкъдим ителәчәк

Анда камера хоры һәм Эльмира Налбанованың чыгыш ясавы көтелә

 (Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”) 8 октябрь кичке 7 яртыда Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Кырым эскизлары” программасы тәкъдим ителәчәк.

Концертның беренче өлешендә Кырым Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты Владимир Николенко җитәкчелегендәге «Таврический благовест» камера хоры чыгыш ясаячак.

Концертның икенче өлешендә исә Украинаның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты, җырчы Эльмира Налбанованың чыгыш ясавы көтелә. Ул тамашачыларга кырым татарлары җырларының матурлыгын, украин һәм рус җырларының күңеллелеген тою мөмкинлеге бирәчәк, дип яза ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100