Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кырык пассажир утырган автобуска ут капкан
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр двигатель бүлеге януын ачыклаган.
(Казан, 12 апрель, "Татар-информ"). Казанның Ямашев проспектында пассажир автобусына ут капкан. Салонда 40 пассажир һәм машина йөртүче булган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
"Ямашев урамындагы 54 нче йорт каршында пассажир автобусына ут кабу турында хәбәр бүген 14.57 сәгатьтә 112 бердәм номерына килде", - диделәр ведомствода.

Янгын чыккан автобус салоныннан пассажирлар үзләре чыккан. Имгәнүчеләр юк. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр двигатель бүлеге януын ачыклаган. Утны тиз арада сүндергәннәр. Янгын мәйданы 10 кв. м. тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз